“Хатын-кыз-лидер” номинациясендә җиңүче
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты” республика конкурсының зона туры быел Әлмәт шәһәре мәдәният сараенда узды.
Анда районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина да катнашты һәм “Хатын-кыз-лидер” номинациясендә җиңүче булды.
8 март бәйрәме алдыннан Гөлнар Фәтхуллина Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгенә чакыру алды. Биредә аңа җиңүче дипломы һәм чәчәк гөлләмәсе тапшырылды.
Фотолар - Гөлнар Фәтхуллинаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев