Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар активы район башлыгы белән очрашты

20 апрель көнне район башлыгы Альберт Хуҗин “Мизгел” яшьләр үзәгендә район ветераннар активы белән очрашты.

Узган елгы пандемия шартларында җыелу мөмкин булмау сәбәплеме, быел уртага салып сөйләшер сүзләр шактый җыелган. Ветераннарның (пенсионерларның) район иҗтимагый оешмасы рәисе Илгиз Низамовның узган елгы эшчәнлек буенча ясаган чыгышыннан соң, район башлыгы Альберт Хуҗин районда башкарылган эшләр, быел булачак чаралар, төзелешләр, муниципаль проектлар белән таныштырды, районыбыз ветераннарының һәм пенсионерларының күпсанлы сорауларына җавап бирде. Очрашуның тантаналы өлешендә Хуҗин Альберт Роберт улына Мөслим ветераннарының VII Республика “Балкыш” фестивелендә катнашуын һәм югары әзерлекле чыгышын тәэмин итүдә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы Советының рәхмәте җиткерелде;

- Зиннуров Ильяс Авзал улы, Кашапова Илсияр Расих кызы, Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы - Мөслим муниципаль районында актив иҗтимагый эшчәнлек алып барганы, яшь буынга рухи-әхлакый һәп патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының Мактау кәгазе белән;

- Иванов Альберт Виктор улы - Мөслим муниципаль районнында актив иҗтимагый эшчәнлек алып барганы, яшь буынга рухи-әхлакый һәп патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән;

- Латыпова Гөлҗиһан Гафар кызы – район башлыгының Мактау кәгазе белән;

- Измайлова Әлфия Әхияр кызы – иҗтимагый тормышта актив эшчәнлеге, ветераннар хәрәкәтен җәелдерүдәге һәм халыкка рухи тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен район ветераннар Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Гөлназ Җәлилова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев