Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тырыш хезмәт җимеше

Авыл кешесе тынгысыз булуы белән аерылып тора. Симәк авылында яшәүче Мөнирә һәм Зөфәр Миргаевларның да бер генә көне дә бушка үтми. Узган җәйдә алар бик күпләп күркә һәм бытбылдыклар үстергән. 

– Былтыр, шәһәрдәге кызым белән киңәшләштек, уйлаштык та, инкубатор сатып алдык. Үз эшебезне башлар өчен күркә йомыркалары алырга уйладык. Берсе-берсе 250 сум торган йомыркаларны Казаннан ук кайтарттык. Барысы 125 күркә чебие чыкты. Ул чебиләр бик нәзберек, аларга яхшы тәрбия кирәк. Алар үсеп күркә булганчы, шактый интегергә кирәк. Күркә ите файдалы булгач, аның бәясе дә югары, – ди Мөнирә апа. 
 

Күркә белән бергә бытбылдыклар та үстергән Миргаевлар. Фазан кошлар семьялыгына керүче бытбылдыклар Евразиядә һәм Африка илләрендә генә таралган дип уйлый күрмәгез. Хәзер аларны җирлегебездә дә яратып үстерәләр. 
 

– Без кош-кортларны һәм малларны хәләл ризык ашатып кына үстерәбез. Бытбылдык үстерүгә тотынуыбыз да очраклы гына булды. Кызыбыз интернеттан күреп алды да әнисен дә кызыктырды. 50 йомырканың 45е борынлады. Бу шөгыльне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз. Бүгенге көндә 24 баш савым сыерыбыз, ике буаз танабыз да бар, – ди гаилә башлыгы Зөфәр абый. 
Маллар өчен өч ай саен 80 мең сумлык печән, фураж сатып алалар икән. Бер уйлаганда, чыгымнар да шактый. Шәһәр кешесе генә ул салада яшәүчеләргә барысы да бушка килә, дип уйлый. Колхоз заманалары бетте, хәзер һәр нәрсә исәптә, һәр нәрсәне сатып аласы. Үз ихаталарында да, авылдагы буш бакчаларда да кабак үстерә гаилә. Узган көздә кабак уңышы биш машина булган! Әле бит бу эшләрне башкарырга сәламәтлек, көч-куәт тә кирәк! Мөнирә апаның бөтен эшне сыңар кулы белән башкаруына ышанасы да килми. Утыз өч яшендә мунчада ис тиеп егыла ул. Кулына кайнап торган су агып ята. Мөнирә апа шунда бер кулсыз кала. Ләкин сынауларга бирешә торганнардан түгел ул! 

 

– Беркайчан да язмышымнан, тормышымнан зарланмадым. Эш минем өчен юаныч та, куаныч та булды. Ел саен күпләп бройлер үстерәбез, аларны сатып, акча кертәбез. Кешене экологик чиста ризык белән тәэмин итү – зур бәхет бит ул. Тавык итеннән ясалган казылыкны бик яратып алалар. Сөт, витаминнар, кукуруз, борчак, балык мае ашатып үстергән кош-кортларыбызны башкаларга да чиста күңел белән тәкъдим итәбез. 
 

– Миргаевларга авылда сокланмаган кеше юктыр. Һәр нәрсәне киңәшләшеп, бергәләп эшли алар. Өйләрен дә бергәләп җиткерделәр. Өйнең нигезеннән башлап, эчке эшләренә кадәр бергә-бергә башкарып чыктылар. Тәрәзә пәрдәләрен, чаршауларны кызлары текте. Гаиләләре белән булган алар. Күз генә тимәсен, киләчәктә дә бербөтен булып яшәсеннәр берүк! – ди күршеләре Хәния апа Кәрамова. 
 

Язмыш сынауларында сынмаганнарны Аллаһы Тәгалә шулай бәрәкәтле тормыш белән бүләклидер ул. Ләкин муллык, бөтенлек артында тырыш хезмәт ятуын онытмаска кирәк.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев