Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Усы авылында – кунаклар

Яңа Усы мәктәбендә укучылар ансамбленең керәшен җыруын башкару осталыгын да күрделәр кунаклар, авылның мәдәният йортында “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр белән дә очраштылар.

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова белән бергәләп, авылның данлыклы умартачылары Роза һәм Геннадий Кондратьевлар хуҗалыгына барды. Авыл читендәге ихатада 60 баштан артыграк умарта тотучы Кондратьевлар узган ел 2 тоннага якын бал сатуын хәбәр иткән идек инде. Аларның балларын тирә-яктагы авылларга һәм шәһәрләргә генә түгел, хәтта Сургутка кадәр алып китәләр.

Яңа Усы мәктәбендә укучылар ансамбленең керәшен җыруын башкару осталыгын да күрделәр кунаклар, авылның мәдәният йортында “Усыкай буйлары” керәшен халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр белән дә очраштылар.

Үз хуҗалыгында күпләп мал асраучы Валентин Романовларга кереп, ферманы хәтерләткән ихаталарындагы мал-туарның – кышлау үгезләре, сарыклар, бәрәннәр, дуңгызлар һәм кош-кортның күпелеген күреп, Усыда җир җимертеп эшләүче керәшеннәр яшәвенә сокланып киттеләр.

Усының элекке чиркәве нигезендә торгызылган заманча чиркәүне дә карап чыктылар. Чыдам пыяла белән капланган элекке фундамент урынын (ул чиркәү эчендә калган) күреп, соклануларын белдерделәр. Яңа Усы чиркәвен төзүгә бөтен күңелен һәм вакытын биргән Валерий Кондратьев, кунакларны озатып, авыл күген яңгыратып чаң какты.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев