ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслимдә тавыш бирде
Яңалыклар

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслимдә тавыш бирде

Равил Кузюров – Мөслим районының кураторы. Бүген ул районга эш визиты белән килде.

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслимдә – 1985нче санлы Бакча сайлау участогында тавыш бирде.

– Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә мөслимлеләр актив катнаша. Күбесе алдан тавыш бирү вакытында ук тавыш бирергә өлгерде, дип беләм. Сайлау участокларында тавыш бирү оешкан төстә бара. Конституциядәге үзгәрешләр илебезнең киләчәген тагын да яхшыртуга этәргеч бирер, дип ышанам, – диде министр Мөслим телевидениесенә биргән интервьюсында.

Без "Дзен"да! Дзен


министр урман хуҗалыгы министры РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү

Нет комментариев