Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Эремчек бәлеше

Эремчектән тәмле шарчыклар, төрле камыр эшләнмәләре пешерергә була. Эремчек бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: өч стакан он, бер стакан сөт, 50 грамм шикәр комы, ике данә йомырка, 100 грамм атланмай, 15-20 грамм чүпрә, тоз кирәк булачак. 
Эчлек өчен: 400 грамм эремчек, 100 грамм шикәр комы, өч данә йомырка, ванилин, 50 граммлап йөзем кирәк булачак. 

Әзерләү тәртибе: сөтне җылытып, йомырка, шикәр комы,чүпрә, тоз, эретелгән атланмай кушып, әйбәтләп туглыйбыз да, он өстәп, камыр басабыз. Аннары 30 минутка кабартырга куябыз. 
Камырны 1-1,5 см калынлыкта җәеп, майлы табага салабыз. Эремчекне иттарткычтан яки иләк аша чыгарабыз, шикәр комы, ванилин өстәп, йомырка сытып болгатабыз. Табадагы камыр өстенә эчлекне әкрен генә салып тигезлибез. Камыр кырыен тигез итеп күтәреп, матурлап кисеп чыгабыз. Бер йомырка сарысын, туглап, эремчек өстенә сөртәбез, өстенә йөзем төртеп чыгабыз . 
Кайнар мичтә 40-45 минут пешерәбез. Суынгач, өлешләргә кисеп, табынга чыгарабыз. 
Тәмле булсын! 
Фото  
Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев