Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмле хашлама пешерәбез

Хашлама пешерүнең ике төрле рецептын тәкъдим итәбез.

 Хашлама пешерүнең ике төрле рецептын тәкъдим итәбез.

1. Хашлама өчен зур казан кирәк. Казан төбенә телемләп туралган сарык ите салабыз. Кайберәүләр тизрәк пешсен өчен хашламага сарык ите урынына тавык ите дә сала. Алай итсәң дә була. Ит өстенә, чиратлаштырып, кызыл төстәге болгар борычы, кишер, суган, помидор түшәргә кирәк булачак. Бу бер катлам була, аның өстенә кабат шул тәртиптә ит һәм яшелчәләрне салып чыгабыз. Яшелчәләрне боҗралап турыйбыз. Тоз, түгәрәк кара борыч һәм аз гына су салып, утка куябыз. Суны күп салмагыз, яшелчәләрдән бүленеп чыккан су парында ит тәмлерәк һәм йомшаграк булып пешә. Хашламага бәрәңге салу-салмауны үзегез карагыз. Ничек итсәң дә, тәмле булачак. Ләкин мин аны аерым пешерергә тәкъдим итәм, чөнки бәрәңге хашламаның тәмен үзгәртә. Кәбестә салучылар да бар. Аны салатка тураган кебек нечкә итәргә кирәкми, ә яфракларын икегә генә бүлеп, иң өскә салып калдырырга кирәк. Хашламаны учак өстендә пешергәндә генә ул тәмле һәм сусыл булачак. Казаны булмаганнар хашламаны учак өстенә чиләк асып та пешерә ала. Чын ирләр ризыгы бу. Үзегез дә пешереп карагыз әле!

2. Кирәкле ингредиентлар: 2-2,5 кг сарык яки майлы сөякле сыер ите, 2-3 данә болгар борычы, 1-1,5 кг помидор, 200 г томат соусы, 1 кг суган, 2 лимон, 700 г -1 литр ак сухое вино, 200-300 г төшсез кара җимеш, бәрәңге, борыч (борчак), укроп, тоз.
Суган, болгар борычы, помидор, лимонны (әрчеп) ярты боҗралап кисеп, бергә бутап салат ясыйбыз. Казан төбенә 5-6 см зурлыкта сөякле майлы ит салабыз. Өстенә салат салабыз, ит белән чиратлаштырабыз. 3-4 кисәккә кисеп кара җимеш салабыз, томат соусы, тоз, борыч (10-15 данә горошек) һәм вино салып пешерергә куябыз (учакта яхшы пешә). Пешергәндә болгатмыйбыз, ит пешеп чыгар алдыннан, 5-6 кисәккә ярып бәрәңге һәм укроп салабыз (бәрәңгесе тәмле була). Хашламага су, кишер, лавр яфрагы салмыйбыз. 
Ашыгыз тәмле булсын!

Фото-Pixabay.com

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев