Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 белән 40 яңа авыру очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 белән 40 яңа авыру очрагы теркәлгән

15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйдә дәвалана. Иң күп авыручы 30дан 50 яшьтәге кешеләр (19 кеше).

Барлыгы 1 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4495 очрагы теркәлгән.

Татарстан шәһәрләре һәм районнары буенча Казанда – 31, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч районнарында - 2, Алексеевск, Кукмара, Яңа Чишмә районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев