Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар яңа балалар түләүләренә вакытыннан алда гариза тутыра алалар

Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022нче елның 1 маенда старт ала.

– Пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, майда  гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай – апрель һәм май айлары өчен тиешле сумманы алачак. Апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме зур роль уйный. Түләү гаиләдә җан башына уртача керем яшәү урынында кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнә.

 

Яңа пособие гаиләдәге керем күләменә карап, яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Түләүнең база күләме  50 процент, ил буенча бу уртача 6150 сум дигән сүз.

– Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләнең кереме яшәү минимумыннан ким булса, пособие  төбәк яшәү минимумының 75 проценты күләмендә билгеләнәчәк. 75 процент күләмендә пособие билгеләп тә  гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан азрак була икән, ул вакытта балага төбәктә яшәү минимумының 100 проценты күләмендә максималь пособие билгеләнә, – ди Фәридә Ганиева.

Исегезгә төшерәбез, хәзер 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ата-аналар гына рәсмиләштерә ала һәм әлеге пособие күләме региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.

Бәйрәм көннәрендә «Минем документлар» офисларының эш режимы үзгәрәчәк. 1, 2, 3, 7, 8, 9 10 майдан офислар 10дан 14 сәгатькә кадәр кизү тору режимында эшләячәк. Бу көннәрдә кабул итү бары тик 8-17 яшьлек балалар өчен түләү буенча гына алып барылачак. 4, 5, 6 майда КФҮ офислары гадәти режимда эшләячәк. 
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/v-maiskie-prazdniki-mfc-tatarstana-budut-prinimat-zayavleniya-na-novye-vyplaty-na-detei-5864005

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев