Татарстанда төзәтмәләр буенча тавышка 18.00 сәгатькә 78,11% кеше килгән
Бу хакта журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Татарстанда, 18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә 78,11% килгән. Бу хакта журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«2 млн 301 мең 544 сайлаучы тавыш бирде, бу 78,11% тәшкил итә. 7 көнлек марафон тәмамланды", - диде ул.
Конституция буенча тавыш бирү нәтиҗәләре Татарстанда 3 июльгә ясалачак.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/01-07-2020/yavka-na-golosovanie-po-popravkam-v-tatarstane-na-18-00-sostavila-78-11-5753739
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев