Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таныш булыгыз!

Алия Зәйдуллина район хастаханәсенең педиатрия бүлеген җитәкли. Бу ва­зыйфада ул биш елдан ар­тык хезмәт куя.

Алия Шәрифҗановнаны хезмәттәшләре “алтын куллы табиб” диләр.

– Сабыйлар авырмыйча тормый, әниләр бала үстергән чорда хастаханә юлын еш тап­тый. Авыруны ачыклау, дөрес дәвалау билгеләү, даими күзәтү – һәммәсен табиб зур төгәллек белән башкара. Һәр нарасыйны үз баласы кебек яратып кабул иткәнен күреп, мин Алия Шәрифҗановнаның дөрес һөнәр сайлавына кабат инанам, – ди участок шәфкать туташы Лениза Вагыйзова.

Алия Зәйдуллина – Бал­тач кызы. 2015 елда Киров дәүләт медицина академия­сен тәмамлаган яшь белгеч бер ел республика балалар клиник хастаханәсендә эшли.

– Интернатура үткәндә Мөслим хастаханәсе баш та­бибы эшкә чакырды һәм тор­мыш иптәшем белән бирегә кайтып төпләндек. Медицина юнәлешен сайлавыма әтием бик сөенгән иде, – ди табибә.

Алия кечкенәдән табиб булырга хыялланган. Әнисе – 40 елдан артык Балтачта шәфкать туташы, апасы Са­бада массажист булып эшли. Балаларны дәвалауда А. Зәйдуллина яңа алымнарга таяна, үзлегеннән укып, бе­лемен арттыра.

Фото – А. Зәйдуллинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев