Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талантлы син, туган җирем!

Район үзәк китапханәсендә “Талантлы син, туган җирем!” исемле шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе үтте.

Яшь каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләре 2019 елда “Ко­яшлы Ык” исеме астын­да басылып чыккан иде. 2021 елда тагын шун­дый мөмкинлек ачылды: Мөслим үзәкләштерелгән китапханәсе мәдәният министрлыгының 500 мең сумлык грантын отты. Ту­ган телебезне саклау һәм үстерү, балаларда һәм яшьләрдә милли телләрне, мәдәниятебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту макса­тыннан эшләгән проект нигезендә яңа җыентык ба­сылып чыкты һәм ел ба­шында әлеге китап районы­бызга кайтып җитте. Аңа 38 яшь авторның иҗат җимеше кергән.

Китапның “Талантлы син, туган җирем!” дип аталуы юкка түгел. Талантларга бай безнең як. Мөслимнең үзендә генә дә Татарстан язучылар берлегенең дүрт әгъзасы яши. Алар барысы да мәктәп уку­чылары белән еш очрашалар, иҗат серләре белән бүлешәләр, үз иҗатлары үрнәгендә сәләтле балаларны тәрбияләүгә өлеш кертәләр.

18 апрель көнне районыбызның төрле авыл­ларыннан иҗат белән шөгыльләнүче балалар, аларның укытучылары һәм бертөркем язучылар үзәк китапханәгә җыелды. Биредә чын-чынлап шигъри­ят бәйрәме үтте. Кичәгә уку­чы балаларның шигырьләрен сайлап алуда ярдәм иткән як­ташыбыз – Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреа­ты Факил Сафин, халык язу­чысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Са­дриев, Саҗидә Сөләйманова, Абдулла Алиш, Шәүкәт Гали­ев исемендәге әдәби бүләкләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Татарстанның атказан­ган мәдәният хезмәткәре Лилия Садриева, Яр Чал­лыдан шагыйрә – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Лилия Гыйбадуллина килде.

–.Сөендергәне шул: Мөслимдә яшь иҗатчылар – һәрвакыт игътибар үзәгендә. Күңелне җәлеп итәрлек та­бышларыгыз күп, дөньяда, илдә барган үзгәрешләргә үз карашыгыз бар. Акыллы, фикерле, хисле һәм ихлас күңелле сез. Һәркайсыгызга уңышлар телим, – диде Факил Сафин үз чыгышында.

Әдипләребезнең һәр сүзен йотлыгып тыңлады яшь иҗатчылар. Үзләренең шигырьләрен дә укып күрсәттеләр. Эльза Хисамиева һәм Айнур Латыйпов кичәне моңлы җырлар белән бизәде.

Гөлназ Җәлилова.

Автор фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев