Ветеранны хөрмәтләп
Мөслим авылында әфган сугышы ветераны Маис Шәрипов яшәгән йорт диварына элмә такта куелды.
Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкчеләр белән эшләү комитеты рәисе, әфган сугышы ветераны Альберт Борханов, хәрби комиссар Дажгын Гасанов, Мөслим, Тукай, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Баулы районнары локаль сугыш ветераннары һәм башкалар катнашты. Бу көнне Маисның күпсанлы бүләкләренә тагын бер медаль өстәлде – Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов “Бөек Җиңүгә – 75 ел” медален тапшырды. Үзе дә әфган утын кичкән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкчеләр белән эшләү комитеты рәисе Альберт Борханов бер төркем әфган сугышы ветераннарына конгрессның башкарма комитетының бүләкләрен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев