Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле егет-кызлар бар

Мөслим политехника техникумы студентлары ел саен төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.

Төрле фән олимпиадаларында җиңүгә ирешеп, техникум районы­бызны тагын бер баскычка күтәрә, Мөслимнең җиңүләр янчыгына үз өлешен кертә.

Татарстан һәм Россия күләмендә үткәрелүче WorldSkills (ВорлдСкилс) региональ чемпионатында техникумның өченче курс студенты Илсаф Минһаҗев икенче урынны яу­лады.

– Бу бәйге турында ишетеп белә идем, ләкин, катнашып, җиңү яулар­мын дип һич уйламадым. Остазым Ев­гений Басорин икенче курста укыган­да бәйгегә әзерли башлады. Конкур­ста төрле конструкцияләрне эретеп ябыштырырга, жюрига эшли белүне һәм уйлау сәләтен күрсәтергә кирәк иде. Республикада икенче урын алу­ымда укытучымның хезмәте зур, – ди Илсаф.

Үз һөнәри компетенциясендә жиңү яулаган егетнең Казан аграр университетында укуын дәвам итеп, югары белемле агроном булып җирлегебезгә эшкә кайтасы килә. Илсафның әтисе Фәнис “Агромастер” җитештерү компаниясендә хезмәт куя. Эретеп ябыштыручы һөнәренең нечкәлекләрен улына әтисе дә өйрәткән, димәк.

Узган уку елында Татарстанда уз­ган WorldSkills Russia (ВорлдСкилс Раше) региональ чемпионатының “Яшь профессионаллар” конкурсын­да Метрәй егете Ринас Гыйзетдинов та катнашкан иде. “Эретеп ябыштыру” номинациясендә икенче урынны ал­ган егет быел техникумны тәмамлый.

– Мөслим лицеенда тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, техникумга юл тоттым. Башка шәһәргә китәргә дигән фикер килмәде. Эретеп ябыш­тыручы һөнәренең асылына төшенеп бетеп булмыйдыр. Ул синең каныңда булырга тиеш! Мәктәптә укыганда әти белән төрле конструкцияләр ясап кара­ганым булды, – ди Ринас.

Чемпионат кысаларында “Эретеп ябыштыру технологияләре” компетен­циясе буенча бәйге Казан политехника техникумында узган.

– 2005 елдан бирле эретеп ябыш­тыру һөнәренә өйрәтәм. 2014 елдан башлап WorldSkills Russia региональ чемпионатында катнашабыз. Укучы­ларым сыната торганнардан түгел. Күбесе җирлегебездәге “Агромастер” компаниясендә хезмәт куя. Быел дүрт студентым югары уку йортында уку­ын дәвам итәргә карар кылды. Челтәр һәм региональ чемпионатларда икен­че урыннар алган Илсаф Минһаҗев һәм Ринас Гыйзетдинов белән го­рурланам, – ди Мөслим политехника техникумының производствога өйрәтү мастеры Евгений Басорин.

Техникумның 183нче төркем сту­денты Зәринә Гатина да уку йорты­на җиңү китерде. Һөнәри осталык буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм инвалидлар арасын­да узган VIII “Абилимпикс” милли чем­пионатында Зәринә беренче тапкыр катнашкан. Чемпионатның “Осетин пироглары пешерү” компетенциясендә райондашыбыз III урынны алды һәм дипломга лаек булды.

– Зәринәнең аш-су өлкәсендә уңышка ирешәсенә ышанам. Осе­тин пироглары популярлаша бара. Бүген әлеге пироглар кафе һәм ре­сторан менюларында аерым урын алып тора. Укучыларым алдагы чем­пионатларда да сынатмас, дип уй­лыйм, – ди Зәринәнең мастеры Рүзилә Бәдретдинова.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чемпионат җиңүчеләре