Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салкын май мул уңыш вәгъдә итә

“Намус” агрофирмасы уңганнары майның салкын килүен мул уңышка юрый.

Агрофирманың Шуганка, Балан­лы, Олы Чакмак, Үрнәк, Сал. Мухан, Ташлыяр, Михайловка һәм Атлас авыллары басуларында 13479 гектар җире бар, шуның 2900 гектары – пар җирләре.

Бүген агрофирма 2300 гектарда – шикәр чөгендере, 2000 гектарда арпа чәчүне төгәлләде. Көннәр ачылып китү белән механизаторлар 458 гектар мәйданда рапс чәчәргә керешәчәк.

– Язгы кыр эшләре оешкан­лык белән бара. Шунысы куаныч­лы: бүгенге вәзгыятькә бәйле запас частьләр, үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар сатып алу, чәчүлек ор­лык әзерләү белән проблемалар булма­ды. 700 гектар мәйданда бодай чәчтек. Әлеге төр культура барлыгы 3097 гек­тарда үстереләчәк. Механизаторлары­быз бүген көздән чәчелгән бодайны тәрбияләү белән мәшгуль. Бу төр куль­тура 2713 гектар мәйданны били, – ди “Намус” агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.

“Намус” агрофирмасы мехотряд ысу­лы белән эшли, кыр эшләренә күрше- тирә районнардан да эшчеләр җәлеп ителә. Быел мехотряд составында республиканың төрле районнарыннан 28 ир-егет эшләячәк. Райондашлары­быз Азат Латыйпов, Марсель Солтанов, Александр Леснов, Роберт Бәдретдинов, Мөнәвир Камаев, Илфат Исламов, Фа­сыйл Кирамов, Рөстәм Каюмов, Мак­сим Тазов, бертуган Әлфис һәм Илфар Әхмәтовларны җитәкчелек уңганнар рәтендә, дип бәяләде.

– Озак еллар чүп үскән басуларның кулланылышка кертелүенә халык сөенә. Бик күпләргә агрофирмада эш урын­нары булдырылды, хезмәт хаклары да югары. Язгы чәчүне минималь сроклар­да төгәлләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар – техниканың барысы да сафта, механизаторларыбыз җитәрлек, – ди Эмиль Кәшәфетдинов.

“Намус” агрофирмасында энергия саклауга корылган чит ил техникасы эшли. Механизаторларны тукландыру, техникаларга ягулык салу, агрегатлар­га техник хезмәт күрсәтү басуда ук баш­карыла.

– Авыл хуҗалыгы өчен иң җаваплы чор. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән халык мәкален истә тотып эшлибез. Без элиталы һәм ышанычлы орлыкларга гына өстенлек бирәбез. Үсентеләрне үз вакытында тәрбияләү, тукланды­ру да зарур. Быелгы җәйне белгечләр гадәттәгедән салкынрак булыр, дип фаразлый. Тик май аеның салкынча булуы безнең өчен бик яхшы! Май сал­кын һәм яңгырлы булгач, ел уңышлы булыр, дип өметләнәбез. Иң мөһиме – артык яңгырга гына китмәсен, – ди “Намус” агрофирмасы агрономы Ра­мил Мөслимов.

Кыйммәтле культурадан санал­ган шикәр чөгендере намуслыларга ел саен мул уңыш китерә. Яңгыры да вакытында явып, җиле дә вакытында иссә, чөгендернең гектар уңышын 400 центнердан да ким булмас, ди агрофир­ма уңганнары.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев