Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үрәзмәт сөтчелек комплексының үз таналары булды

Узган ел башында Үрәзмәт сөтчелек комплексына Германиядән голштин токымлы таналар кайтарылган иде. Алардан туган бозаулар инде үстеләр һәм тиздән бозаулаячаклар. Белгечләр комплекста туып-үскән беренче таналарның буазлыгын раслады.

– Хәзер сөт җитештерүнең яңа циклы башлана. Безнең яңа таналар әле үсәләр – алар 12 айда 340-360 килограмм авырлыкка җиткәч орлыкландырылды. Бу әлеге токым өчен – стандарт таләп, – “Август-Агро” идарәче компаниясенең терлекчелек буенча генераль директоры урынбасары Наталия Козлова.

Ясалма орлыкландыру өчен җенес буенча бүленгән орлыклар файдаланылды. Булачак “әтиләр” – GENEX компаниясе үгезләренең иң яхшыларының берсе. Аларның токым индекслары югары. Бу исә туачак терлекнең күпләп сөт бирүен, тышкы күренеше яхшы, сәламәтлеге ныклы булуын тәэмин итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев