Мөслим авыл җирлеге «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады!
Яңалыклар

Мөслим авыл җирлеге «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады!

Бу - зур җиңү!» - дип яза район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең интернет-сәхифәсендә

"Без "Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның яшәеше өчен уңайлы мохит тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү" номинациясендә ll урын яуладык. 15 млн сум күләмендәге акчалата премия төзекләндерү сорауларын (ут, су, канализация) хәл итүгә юнәлдереләчәк. Конкурста катнашу өчен документацияне әзерләгән командага рәхмәтемне җиткерәм. Бу - зур җиңү!" - дип яза район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең интернет-сәхифәсендә.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 


Нет комментариев