Министр ярдәм итте
Яңа уку елы якынлашканда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе үткәрү күркәм традициягә әйләнде.
Быел район буенча 100дән артык балага мәктәп кирәк-яраклары алуда ярдәм оештырылырга тиеш булып, аларның 70кә якынына ярдәм күрсәтелгән инде. Бүген Мөслим районы кураторы – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров 1 класска керүче өч балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк итте, аларга укуларында уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев