Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зират өмәләре үткәрү – матур традиция

Зират - изге урын. Анда җирлегебездә яшәүче һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Мәңгелек йортыбызны чистартып, тәртипкә китереп тору - һәрберебезнең изге бурычы.

Мөслим зиратын чистарту буенча да соңгы елларда зур эшләр башкарылды. Май бәйрәмнәре җитеп, авылдашларның ял вакыты күбәю белән, зират чистарту өмәләре үткәрү, аларга читтән кайткан якташларыбызның да кушылуы матур гадәткә әйләнеп бара.
Мондый өмәләрне ел саен җирлегебезнең оешма-предприятиеләре көче белән башкару – мөслимлеләрнең матур традициясе. Һәр оешма үзенә билгеләнгән территориядә чистарту эшләре башкара. Техника белән тәэмин итү дә үз җаена салынган.
Мөслим зираты җәмәгать зират статусына ия. Төрле конфессиядәге мәрхүмнәр бер зиратта җирләнә. “Уңайлылык өчен, төп капкадан тыш, Урожайная урамы яклап өстәмә капка төзү, юл ясау, барлык территорияне койма белән әйләндереп алу Мөслим авыл җирлегенең алдагы өч еллык планына кертелгән. Төп капка яклап койманы эчкәрәк урнаштырып, машина кую урынын тышкы якка күчерәчәкбез. Бу эшләр өчен үзара салымга җыелган средстволар тотылачак”, - диде Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Быелгы өмәләрдә өлкән буын кешеләренең күбрәк булуы күзгә ташланды. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип урнашачак.

Гөлназ Җәлилова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев