Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт авылы сулы булды

Авылны су белән тәэмин итүгә читтә яшәүче якташлар да өлеш керткән.

Әмәкәй җирлегенә караган Әлмәт авылында су белән тәэмин итү проблемасы күптән бар иде. Авылда су бар, әмма эчәргә яраклы түгел. Лабораториядә тикшерү уздырганнан соң су составында тимернең нормадан шактый күп булуы ачыкланган. Тимер исе, тимер тәме килгән су эчәрлек түгел. “Соңгы арада кем каян булдыра, шуннан су алып кайтып яшәде”, – ди әлмәтлеләр. – Техникасы булган кеше чишмәгә барып та су алып кайта, ялгыз әбиләргә суны балалары зур савытлар белән ташый. Ярый ла, балалары янәшәдә булса! Авылны сулы итү өчен үзара салымны һәр кешедән 4800 сум күләмендә җыярга туры киләчәк, диделәр. Ялгыз өлкәннәр өчен бу – бик зур сумма! Төрлесе төрле шәһәрдә яшәгән якташларым белән киңәшләштек тә, без дә авылны сулы итү өчен үз өлешебезне кертергә булдык. Ил төкерсә, күл була, ди. Авылдашыбыз, бүгенге көндә Үрәзмәт авылында яшәүче Г ү з ә л и я Ш ә й г ә рд а н о в а ярдәме белән бу эшне башкарып чыктык, – ди Исәнсефтән Сәрия Хәсәнова. 231 мең 500 сум күләмендә үзара салым җыелган. Әлеге сумманың 44 меңен – Әлмәт авылында яшәүчеләр, 185 мең сумын читтә яшәүчеләр, аларның балалары һәм оныклары биргән. Хөкүмәтебез аны дүрт тапкыр арттырып кайтарган. – Әлмәткә су кертү өчен 1 миллион 32 мең сум акча каралган иде. Әлеге акчага яңа су скважинасы казылды, су системасы эшләнде, су башнясы койма белән әйләндереп алынды. Электр үткәргечләр эшләнде, будка ясалды. Әлмәт авылында үзара салым җыюда авыл клубы мөдире Әлфирә Солтанова зур тырышлык куйды, – ди Илнара Шакирьянова. Әмәкәй авыл җирлеге үзара салымны районда беренчеләрдән булып җыеп бетерде. Авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова тырышлыгы белән тиз арада су кертү эшләре башкарылды. Июнь аенда әлмәтлеләр чиста су эчә башлады. Узган шимбәдә Әлмәттә “Су юлы” исемле бик матур бәйрәм узды. Сабантуй форматында оештырылган чарада район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. Бәйрәм үткәрү өчен 20 мең сум үзара салым акчасы тотылган. – Әлмәт авылын - д а я ш ә ү ч е л ә р х а л ы к җыеннарында су проблемасын күтәргәч, мәсьәләнең тиз чишеләсенә ышанмаган идем. Әмма авыл халкы мәсьәләне чишү юлын да үзе тәкъдим итте. Бүген Әлмәттә су белән проблемалар юк, халык чиста су куллана. Хәерле, изге эш башкарылды. Саваплы гамәлләр дәвамлы булсын! – диде Альберт Хуҗин. Бәйрәмдә Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьяновага тырыш хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. – Тагын бер зур куанычыбыз – авылыбыз турында җыр язылды. Җырның сүзләрен – Гүзәлия Шәйгәрданова, көен якташыбыз Факил Сафин иҗат итте. Бәйрәмдә әлеге җырны авылыбызның моңлы сандугачы Гөлчәчәк Тимергалиева башкарды. Бәйрәмне башлап оештырып йөрүче дә Гүзәлия булды. Безне сулы иткән, бәйрәм оештырган авылдашларыбызга, концерт номерлары әзерләп кайтучыларга, иганәчеләргә, бу изге эштә ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәт! Үз изгелегегез үзегезгә кайтсын! – дип, авыл халкы куанычы белән бүлеште.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге эш Халыкны куандырып