Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәлакәт

Мөслим-Шуганка юлында җиңел машина, тизлекне арттыру сәбәпле, юл читенә төшә.

 

1 август көнне кичке сәгатьләрдә Мөслим-Шуганка юлының 12 нче километрында “ВАЗ-2114” җиңел машинасы, тизлекне арттыру сәбәпле, руль белән идарәне югалта. Нәтиҗәдә машина юл читенә төшеп каплана. Ремонт барган участокта авариягә тарыган егетне Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаттылар. Руль артында 1998 елгы Актаныш районы кешесе була. “Шоферның машина йөртү стажы ике елга да тулмый.  Шул вакыт эчендә генә дә ул 69 мәртәбә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга өлгергән. Машина ремонтланырлык хәлдә түгел”, – дип хәбәр итә ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев