Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркак

Куркак - килеп чыгышы белән кыпчак сүзе.  

 

 Татар халкында куркаклык турында төрле мәкаль-әйтемнәр, әкиятләр бар. Аларда кешенен бу сыйфаты тискәре итеп тасвирлана. Мәсәлән, «Куркак юлдаш» әкияте дә шул хакта.

Элекке заманда ике кеше юлга чыкканнар. Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән. Урманга кер­гәннәр икән, боларның каршысына кинәт ке­нә бер аю килеп чыккан. Моны күргәч, боларнын берсе, бик куркып, агач башына ме­неп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан. Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, башларын, аякларын иснәгән дә ди, бер дә тимичә үз юлына киткән ди. Аю киткәннән соң, әлеге кеше агач башыннан төшеп иптәшеннән сораган:

-  Аю синең колагыңа шыпырт кына нәрсә әйтте? - дигән.

Бу кеше әйткән:

-  Аю миңа, моннан соң шушындый куркак кеше белән юлга чыкма, дип әйтте, - дигән.

http://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев