Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кул көрәше осталары

7 май көнне Кукмара шәһәрендә кул көрәше буенча Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган Кукмара муниципаль районы ачык беренчелеге уздырылды.

Ярышта 200 гә якын спортчы катнашты. Алар арасында Мөслим спорт мәктәбе  спортчылары уңышлы чыгыш ясады.Төрле авырлык категорияләрендә Илина Бариева, Габдрахман Муглиев, Ранис Фәррахов, Раян Хәйруллин, Илһам Бариев алтын медаль яулады. Көмеш медальләрне Ранис Гайсин, Айзат Әхмәдуллин алды. Айвар Сәетгалиев, Ибраһим Муглиев, Ринас Хановка бронза медальләр тапшырылды. Җиңүчеләр спонсор бүләкләренә дә ия булды.
Тренерлары – Ларис Бариев.

Фотолар – Мөслим спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев