Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Вәрәштә Корбан бәйрәме

Корбан гаете алдыннан һәркем изге гамәлләр кылырга, саваплы эшләр башкарырга тырыша.

Иске Вәрәштә авылында  бәйрәмгә алдан ук әзерлек башлана. Берничә көн алдан авылдашлар  “Дуслык” чишмәсе территориясе җыештырыла. Шулай ук бәйрәм алдыннан авыл мәчетендә өмә була. Авылның актив кызлары мәчетнең эчен, тышын, тәрәзәләрен юалар.

Бәйрәм уңаеннан, 10 июль көнне Корбан чалынып, зур казанда пылау пешерелә. Үз исемнәреннән корбан ите китерүчеләр дә була. Авылдашлар  алып килгән күчтәнәчләрдән  чәй өстәле әзерләнә. Бәйрәм Иске Вәрәш, Вәрәшбаш халкын, кайткан кунакларны берләштерде. Халык шактый җыелып, баалалар өчен кызыклы уеннар да оештырыла. Халык күрешеп, аралашып, рәхәтләнеп ял итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев