Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләк авылы зиратында өмә узды

Бәйрәм көннәрендә мондый өмәләр Бүләк авылында да үтте.

Мөселман кешесе үзенең җанын да, тәнен дә, киемен дә, яшәү урынын да, һәрбер җәмәгать урынын һәм табигатьне чиста тотарга тырышырга тиеш. Бу турыда Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә "Чисталык ул - ярты иман", - дип әйтте.
Адәм баласының соңгы йорты - зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана. Шуңа күрә зиратларның торышына берәү дә битараф булырга тиеш түгел.
Районыбыз авылларында май бәйрәмнәрендә зират чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Авыл халкы бердәм рәвештә үз җирлекләрендәге зиратларны чистарта.
Бәйрәм көннәрендә мондый өмәләр Бүләк авылында да үтте. Бүләклеләр, читтә яшәүче авылдашлары белән бергәләп, зур эшкә тотынганнар. Анда 236 мең сум акча җыелып, зират йорты төзелә башлады – аның фундаменты салынды.  Бу изге эшне  башлап җибәргән Илназ Кәрамовка авылдашлары бик рәхмәтле.

"Әлеге эшләргә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!" - ди Бүләк авылында яшәүчеләр.

 

 Фәрсия Мирхәйдарова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев