Ишегалдында – көтелгән ремонт
“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында Мөслимнең Тукай урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре бара.
Тукай урамындагы 58нче һәм 60нчы йортлар ишегалдында яктырткычлар куелачак, ял зонасы ясалачак. Җәяүлеләр юлы да эшләнәчәк. Тротуарлар ясау өчен материалларны алып кайтып куйганнар инде. Ремонт эшләрен Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” оешмасы егетләре башкара. Бүген алар машиналар кую урыны ясау белән мәшгуль.
– Балалар, оныклар кайтса, рәхәтләнеп ял итәр, без – өлкәннәргә дөнья хәлләрен сөйләшеп утырыр өчен матур ял урыны булачак. Аллага шөкер, бөтен ишегаллары да матур, төзек хәзер, – ди Рәмилә Хәбибуллина, сөенеп.
– Тукай урамындагы йортларда яшәүчеләрнең шатлануын күреп, без дә сөенәбез. Ремонт эшләре барышында балалар өчен уен мәйданчыгы да эшләнәчәк. Махсус мәйданчыкта “Счеты на столбах” уены, таган булачак. Шунда ук кече архитектура корылмалары да урнаштырыла, келәм кагу һәм кер элү өчен махсус җайланмалар, чүп савытлары, эскәмияләр куела, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Сәйфиев.
“Безнең ишегалды” программасы нигезендә Мөслимдә күпфатирлы алты йорт ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарылды. Быел бу эш өчен республика бюджетыннан 11 млн сум акча каралган. Финанс яктан мөмкинлекләр булса, ишегалларын яшелләндерү дә күздә тотыла.
– Тротуарлар да, башка төзекләндерү эшләре дә халыкка уңайлы булсын өчен эшләнә. 2020 елда Авзалов урамындагы 1Б, Кооператив урамындагы 156-166, 158А йортлары, Яшьләр урамындагы 3/1 йорт ишегаллары шушы программа ярдәме белән ремонтланды. Программа беренче чиратта юллар һәм тротуарлар ясауны, ишегалдында яктырткычлар урнаштыруны максат итеп куя, – ди Илнар Сәйфиев.
Хәтерләсәгез, 2018 елда Мөслим районы күпфатирлы йортлар ишегалдын төзекләндерү пилот проекты кысаларында Кооператив урамындагы 227, 229, 237, 239 йортлар ишегалдын төзекләндерелде. Район Башкарма комитеты вәкилләре хәбәр итүенчә, программа алдагы елларда да эшләячәк.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев