Исем җисемгә туры килсен!
Никахлашканда мулла: “Нар”га беткән исемнәр тәмугка ишарәли”, – дип, махсус журналына, булачак иремнең исемен үзгәртеп, “Илдан” дип язды. Кәгазьдә – Илдан, паспортта Ленар булган ирем белән балалар үстердек. Ләкин аның Илдан булуын без, шаһитлар һәм мулладан башка берәү дә белмәде.
– Бик күп әти-әниләр балаларына ят исемнәр кушарга тели. Хәтеремдә, бер әни баласына исем кушты да, күпмедер вакыттан соң, ошамый дип, икенче исемгә үзгәрттерде. Өч көн дә үтмәде, беренче исем матуррак булган дип, баласының исемен тагын алыштырды. Ышануларга килсәк, баланың исемен алыштырырга ярамый. Бу баланың язмышы белән уйнауга тиң, дияр идем, – ди район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең баш белгече Диләрә Шакирова.
Узган ел кызларга иң күп кушылучы исемнәр арасында Зәринә, Әминә, Амелия исемнәре бар. Айсылу, Айгөл, Зифа кебек чын татар исемнәрен бик аз райондашларыбыз сайлаган. Диндә булган әниләр балаларына Хәдичә, Фирая исемнәрен кушкан.
– Моңарчы ишетелмәгән исем куючылар да бар. Андыйлар рәтендә – Анелия, Иера, Ева исемнәре. Узган ел улларына Алан, Дамил исемнәре кушучылар булган. Болар – безнең җирлек өчен ят исемнәр. Һәр бишенче малай Әмир, Камил, Гадел, Ислам, Нурислам исемнәрен йөртә. Яраткан җырчылары (мәсәлән, Ризат, Зинира) исемнәрен кушучылар бар, – ди район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова.
Балаларына кино геройлары исемнәрен куючылар да очрый. Камалия, Нулефер, Ширин, Арзу исемнәре – шундыйлар рәтендә. Берничә ел күпчелек сайлаган Камилә, Адилә, Азалия исемнәрен кушучылар саны кимегән. Кайчандыр Лилия, Гөлназ, Ләйсән, Илшат, Марат, Алмаз исемнәре популяр иде. Хәзер бу исемнәрне куючылар юк дияргә була. Әлеге исемнәрне “иске” дип әйтүчеләр дә бар.
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, балаларына исем сайларга булышуны сорап килүчеләр дә бар. Бу очракка бүлектә Гомәр Саттаровның “Татар исемнәре ни сөйли?”, “Татар-рус кешеләре исемнәре һәм фамилияләре сүзлеге” китаплары бар. Алардан үзләре сайлаган исемнең мәгънәсен караучылар әз түгел.
– Быел әти-әниләр колакка ятышлы исемнәргә өстенлек бирде. Исемнәр рейтингына килсәк, Әмир, Даниэль, Радмир исемле балалар күбәя. Абдусамед, Тамерлан, Рияз, Хәбиб, Азиза, Зәйнәп кебек исемнәрнең мәгънәсен сораучылар күп булды. Балалар арасында Хәниф, Хәбиб, Рәсүл, Мәлик, Искәндәр, Газиз, Кәримнәр дә бар, – ди Диләрә Шакирова.
Берничә көн элек кенә танышымның көтеп алган оныгы туды. Бәбигә Элина исемен сайлаганнар. (Интернет мәгълүматларына караганда, Элина исеме грек сүзеннән алынган. Бу исем Россиядә революциядән соң популярлаша. Элина исеме матур һәм гадәти булмаган яңгырашка ия, бәйсезлек, ирек һәм эмоциональлек белән характерлана). Гаилә исем кушу өчен муллага мөрәҗәгать иткән. Ул баланы мәчеткә алып килергә һәм исемне алыштырырга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә яшь әни башка мулла белән элемтәгә керә. Ул: “Бик матур исем сайлагансыз”, – дип, исемне өйгә килеп куша.
Улыма Рөстәм исемен кушасымны белгәч, акушерка Рәзинә апа: “Бик матур исем! Бу исем “пәһлеван гәүдәле, батыр” дигәнне аңлата. Кайберәүләр бала таба, әмма исем куша белми,” – дигән иде. Икенче, өченче балама исем сайлаганда да Рәзинә апаның сүзләрен искә алдым. Икенче улыма – “җәннәт капкасы сакчысы” дигән мәгънәдәге Ризван исемен, кызыма “илаһилык” мәгънәсенә ия Ралия исемен куштык.
Ул-кызларыбызга мәгънәле, матур исемнәр бирсәк иде. Балага исем кушканчы, аның тарихы, чыгышы белән кызыксынырга кирәк. Исеме җисеменә туры килсен! Үсә төшкәч, балаларга исемнәре өчен оялырга туры килмәсен.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев