Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имамнар җыелышы узды

1 июнь көнне Мөслим районының Элемтә авылында чираттагы имамнар җыелышы үтте. Чара Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китте. Бу җирлекнең имамы Расих хәзрәт Каюмов авылда алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.

Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов үз чыгышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәләмнәрен җиткерде, күпьеллык актив эшчәнлеге өчен Расих хәзрәткә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Бердәмлек" медален тапшырды.

Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләүнең әһәмиятен ассызыклады. Имамнар җәй айларында "Әхлак һәм сәламәтлек яллары" һ.б. проектларны тормышка ашыру турында фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев