Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Чакмак авылында фәнни-гамәли конференция узды. Фоторепортаж

Олы Чакмак авылында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан “Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим!” исемле фәнни-гамәли конференция узды.

Чара элекке мәдрәсә бинасы янында башланды. Авыл имамы Фазыл хәзрәт Садриев Коръән аятьләрен укыганнан соң, кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марина Бәдретдинова сәламләде. Конференция авыл мәдәният йортында дәвам итте. Анда авыл музеенда сакланучы экспонатлардан, кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Конференциядә районыбызның хөрмәтле аксакаллары, тарих укытучылары, дин әһелләре, авыл халкы, мәктәп укучылары, күрше Азнакай, Сарман районнарыннан килгән кунаклар ислам диненең тормышыбыздагы роле, аның тарихы, районыбыз тарихы, гыйлемне үстерүнең әһәмияте турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев