Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чиста урман – сәламәт тормыш

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе бара.

Республикакүләм акциянең язгы этабы 18 апрельдә башланган иде. Акция 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

“Татарстанның чиста ур­маннары” республика акция­се ТР Урман хуҗалыгы минис­трлыгы инициативасы белән быел унөченче мәртәбә оеш­тырыла. Урманнарның сани­тар-экологик торышын ях­шырту максатыннан Мөслим урманчылыгы урман фон­дыннан 90 кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары, корыган агачлар җыеп чыгар­ды. Бу эш ун гектар мәйданда башкарылды.

– Язгы чорда урман фон­ды территориясен чүп-чардан чистартабыз. Аншлагларны, мәгълүмат такталарын, ял урыннарын төзекләндерәбез, тәртипкә китерәбез, – ди Мөслим урманчылыгы урман­чысы Рәфил Асылгәрәев.

Урманчылар Вәрәшбаш һәм Краснояр авыллары янында ял зоналарын да җыештырды. Моннан тыш ур­маннар янындагы сигез ан­шлагны яңарту һәм өстәмә биш аншлаг кую да планлаш­тырыла.

– Мәгълүмат тактала­рын, аншлагларны яңартып бетергәннән соң, ял урын­нарына косметик ремонт ясарга ниятлибез. Ял итәргә килүчеләр үзләре артыннан җыештырырга өйрәнсәләр, бу кадәр чүп җыелмас иде. “Кое­га төкермиләр” дигән халык әйтеме бу очракта бик урын­лы, – ди Рәфил Асылгәрәев.

“Татарстанның чиста ур­маннары” акциясе кысала­рында яшелләндерү буен­ча да зур эш башкарылды, дияргә була. Урманчыларның күмәк көче белән Крәш. Шу­ран, Нарат Асты, Игенче ягын­дагы урманнарда, 14 гектар мәйданда чыршы үсентеләре, Мөслимнең Аэропорт башын­дагы мәйданда – урман по­лосасында 6 гектарда нарат үсентеләре утыртылды. Уз­ган елларда агач утыртылган мәйданнарга да үсентеләр өстәп утырту планлаштырыла.

Чиста җирдә ял итүе дә рәхәт. Урманнарны саклап, табигать-анабызга рәхмәтле булып яшик!

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев