Бәйрәм көннәрендә 30 баланы ДРКБга тюбингта шуганнан соң травмалар белән китерделәр
Еш кына тауларда балалар бер-берсе, агачлар һәм диварлар белән бәрелешә.
Яңа Ел бәйрәмнәренең җиде көнендә Балалар Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә тюбинг белән уңышсыз шуудан соң 30 баланы китерделәр. Бу хакта клиника бүлеге мөдире, Идел буе округының баш штаттан тыш нейрохирургы Владимир Иванов сөйләде.
"Бары җиде-сигез бәйрәм көнендә генә 30га якын бала тюбингта йөрүдән зыян күрде", - дип билгеләде табиб.
Владимир Иванов сүзләренә караганда, тюбингларны аяклар белән контрольдә тоту мөмкин түгел. Шуңа күрә мондый күңел ачу икеләтә куркыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев