Тунец салаты
Мөслим кызы Ләйсән Сабирова әлеге салат рецептын тәкъдим итә. Салат – урта диңгез кухнясыннан.
Хәзер күпләр сәламәт туклану принципларына таяна. Йомырка һәм тунец белән әзерләнгән салат җиңел, тәмле, файдалы һәм тиз әзерләнүе белән аерылып тора.
Кирәкле ингредиентлар: 185 грамм консервланган тунец, алты черри помидоры, ике йомырка, уртача зурлыктагы бер баш суган һәм кыяр, ике аш калагы зәйтүн мае, 60 грамм яшел салат яфрагы, 10 данә кара зәйтүн җимешләре, тәм буенча тоз һәм төелгән кара борыч.
Әзерләү тәртибе. Яшелчәләрне юып, киптерәбез, тунецның суын түгәбез. Йомырканы пешереп суытабыз. Кыяр һәм суганны ярымбоҗралап турыйбыз, ә помидорларны урталай кисәбез. Йомыркаларны әрчеп, дүрт өлешкә бүләбез.
Яссы тәлинкәгә салат яфракларын салабыз, өстенә консервланган тунец, аның өстенә кыяр һәм суган кисәкләрен, урталай киселгән помидорны, йомырка чирекләрен салабыз да, өстен зәйтүн җимешләре белән бизибез. Кирәгенчә тоз һәм борыч салып, зәйтүн мае белән салатны тукландырасы гына калды.
Тәмле булсын!
Фото – Л. Сабированың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев