Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйгедә катнаштылар

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә эшләп килүче "Wonderland" театр студиясе республикакүләм "School performances" исемле чит телдә эшләүче мәктәп театр коллективлары фестиваль-бәйгесенең зона этабында чыгыш ясады.

Мөслим районы укучылары Марк Твенның “Том Сойер маҗаралары” әсәрен сәхнәләштерде. Бәйге Яр Чаллы шәһәренең 39 нчы мәктәбендә үтте. Анда 1-8 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Зона турында 28 коллектив үз эшен тәкъдим итте. Бәйгедә, балаларның актер осталыгы белән беррәттән, әсәрнең куелышы да, костюм, сәхнә бизәлеше, музыка кулланылышы да бәяләнә. Жюри укучыларның бәйгегә югары әзерлек белән килүен ассызыклады. Нәтиҗә алдагы көннәрдә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев