Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болгарда - фестиваль

22-23 июль көннәрендә Болгар дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгында II Халыкара "Ага базар" этномәдәни фестивале узды.


Фестиваль үзенә халык фольклор мирасын саклауны максат итеп куйган иҗат коллективларын, артист-музыкантларны берләштерде. Бәйрәмнең үзәк мәйданында Россиядән һәм Татарстаннан килгән кул эшләре осталары, һөнәрчеләренең кабатланмас кул эшләре куелды. 

"Халыкларның көнкүреш утары" мәйданчыгында Идел буе халыкларының көнкүрешен, милли кием, кухнясын чагылдырган этнография күргәзмәләре эшләде.  
Бәйрәм мәйданчыкларының берсендә балалар фольклор коллективларының "Моңлы тамчы" ("Звонкая капель") исемле фестивале узды. Анда Михайловка авылының "Калинка" балалар фольклор ансамбле чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды.

Үзешчән һәм профессиональ музыкаль коллективлары "Ага-базар"ның төп бизәлеше булып торды. "Иске Казан түгәрәк уены" Республика татар фольклоры фестиваленең "Кичке уен" исемле финалында "Мөслим тугайлары" ансамбле катнашты.

Кичке музыкаль чараларда "Истәлек" иҗат төркеме артистлары катнашуында фолк-фьюжн һәм электрон жанрдагы әсәрләрне дә ишетергә мөмкин иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев