Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең җиңү

"Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасы коллективы да әлеге бәйгедә катнашты.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы бүгенге көн эшмәкәрләренә багышланган бәйгенең беренче этабына йомгак ясады. Март-апрель айларында тәкъдим ителгән конкурс эшләренең авторлары аталды. Киров, Курск, Мәскәү, Ростов, Саратов, Төмән өлкәләре, Пермь крае, Алтай һәм Татарстан Республикасы, Ямал-Ненец автоном округы - җирле эшкуарларга игътибарлы булган 38 төбәк исемлегендә.

150дән артык эшмәкәрнең бизнес тарихы «Россияне бел: якташ эшмәкәрләр» («Узнай Россию: предприниматели-земляки») бөтенроссия конкурсында катнашучылар ярдәмендә бөтен Россиягә билгеле булды. Журналистлар, блогерлар, штаттан тыш хәбәрчеләр һәм матбугат хезмәтләре белгечләре эшкуарлар турында йөздән артык мәкалә, радио- һәм видеорепортаж тәкъдим итте. Стартаплар тарихы һәм бизнесны үстерүгә багышланган рубрикалар күп кенә басмаларда даими рәвештә яктыртыла.

"Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасы коллективы да әлеге бәйгедә катнашты.

"Фермер хуҗалыкларын үстерү Татарстан Республикасы Мөслим районына яшәргә һәм үсәргә ярдәм итә", - дип язды безнең турыда Иҗтимагый палата сайты.

Бу көннәрдә бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Без - лидерлар арасында.

Бәйгенең рәсми сайты: https://www.oprf.ru/news/vserossiyskiy-konkurs-uznay-..

Безнең материаллар:
https://vk.com/glorygallery?w=wall-68313126_15248
https://vk.com/glorygallery?w=wall-68313126_15068
https://vk.com/glorygallery?w=wall-68313126_15069

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев