БДИ: кичектерелде, әмма булачак
Covid-19 коронавирусы һәр өлкәгә төзәтмәләр кертте. Авыруны тарат¬масс өчен мәгариф учреждениеләре уку елын дистанцион форма¬да тәмамларга мәҗбүр булды – балаларның иминлеге мөһим!
Дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча да үзгәрешләр кертелде. 9 класслар быел имтиханнар тапшырмады. 11 сыйныфларда дәүләт имтиханнары кичектерелде. Моннан тыш унберләр үзләре керергә теләгән уку йортына кирәкле имтиханнарны гына тапшыра. Бала гуманитар юнәлешне сайлаган икән (филология, мәсәлән), ул математикадан имтихан тапшырмаска мөмкин. Югары уку йортларына бармаучылар дәүләт имтиханнарыннан тулысынча азат ителә. Быел 11 сыйныфны тәмамлаучылар арасында 10 бала БДИ тапшырмаска булган.
Дәүләт имтиханнары 3 июльдә башлана. Бу көнне балалар география, информатика һәм рус әдәбиятыннан сайлап алу имтиханнарын тапшыра. Рус теленнән имтихан тапшыру өчен ике көн вакыт бирелгән: 6-7 июль. Безнең районда, балалар саны аз булу сәбәпле, имтихан бер генә көн була. Чит телдән имтихан бирүчеләргә өч көн бирелә. Беренче көнне укучылар имтиханны язма рәвештә тапшыра, икенче-өченче көннәрдә чит телдән имтихан була. Чит телдән имтихан безнең районда ике көндә уза. Өстәмә рәвештә имтихан тапшыру көннәре – 24-25 июль. Ниндидер сәбәпләр белән имтиханны вакытында тапшыра алмаучылар августта сынау тота. Быелгы имтиханнарның тагын бер үзенчәлеге: балалар сынауларның барысын да үзебездә – Мөслим районында тапшыра. (Башка елларда сайлап алу имтиханнарының кайберләрен укучылар башка районга барып бирергә мәҗбүр иде.)
Бердәм дәүләт имтиханнары, гадәттәгечә, Мөслим лицеенда уза. Имтихан узасы бинага һәр мәктәп аерым – билгеле бер сәгатьтә кертеләчәк. Имтиханга кертелгәндә һәркемнең температурасы үлчәнә. Укытучыларга имтихан барышында битлек-перчаткалардан булу шарт. Социаль дистанцияне саклау йөзеннән аудиторияләргә 12шәр укучы кертелә. “Лицейда сигез аудитория әзерләнде”, – ди район мәгариф идарәсе методисты, БДИның муниципаль координаторы Лилия Галимова. Имтиханнар дәвамында мәктәптә ике шәфкать туташы эшләячәк. Аудиторияләрдә имтихан алдыннан һәм соңыннан дезинфекция ясалачак. Балаларны авыллардан алып килүче автобусларда да дезинфекция үткәреләчәк.
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев