Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бар эшкә дә өлгер ул

 “Мөслим сөт комбинаты” җәмгыятенең коры сөт җитештерү цехы мастеры Софья Солтанова – Азнакай кызы.

1994 елда, Бөгелмә училищесын тәмамлап, юллама буенча Мөслим коры сөт заводында эшли башлый. Сөт производствосы мастеры белгечлеге алган кыз беренче көннәрдән үк тырышлыгы белән аерылып тора. “Хезмәт юлын сөт кабул итүдән башлаган яшь белгеч озак еллар җаваплы участокта эшли: сөтне пастеризацияләп, сепаратордан чыгара, май ясый. Софья әзер продукция склады мөдире вазыйфасын да башкара”, – ди җәмгыятьнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Лилия Шәймөхәмәтова. Сөт комбинатында ай саен 180 тонна коры сыворотка һәм 30 тоннага якын ак май җитештерелә. Әзер продукция Татарстаннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләренә озатыла.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев