Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөлгә тиңнәр юк

Айгөл Бигимова – Мөслим кызы. Район үзәгендә һәм авыллар­да узган сабантуйларның иң актив уенчысы Айгөл. Капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, йомырка са­лынган кашыкны кабып йөгерү, кул көрәше – Айгөл һәркайсында катнаша һәм җитезлектә сынатмый.

– Сабантуен кечкенәдән үк яратам. Ел дәвамында көтеп алган бәйрәмнәремнең берсе ул. 4-5 яшьлек ча­гымда күзне бәйләп уен­чык кискәнемне бүген дә хәтерлим. Әтәч артыннан колгага менгәндә тугыз яшь иде. Ул әтәчне тәки алып төштем! Җиңелергә ярат­мыйм. Шулай да иң мөһиме – җиңү түгел, уеннарда кат­нашу, – ди Айгөл.

Хисапчы белгечлеген ал­ган Айгөлгә Сабантуй уенна­рында белеме дә ярдәм итә. Көндәшен җиңү, чакрымнар­ны узу өчен нинди тизлек белән йөгерергә кирәклеген исәпләп ярыша ул. Кечкенә чагында курчак, йомшак уенчык кебек бүләкләр отса, бүген ул сабантуйлардан юр­ганнар, чәйнек, үтүкләр, тер­мопотлар, тузан суырткыч, электр иттарткыч күтәреп кайта.

– Өйдәге бөтен көнкүреш кирәк-яраклары – ярышлар­да алган бүләкләрем. Олы кызымны кияүгә биргәндә бирнә итеп Сабантуй уенна­рыннан откан бүләкләремне җыйдым. “Энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк” ди бит татар хал­кы. Бүләкләремне кызым да, киявем дә бик сөенеп кабул итте, – дип елмая Айгөл.

Сабантуйда катнашу өчен Айгөл ел дәвамында әзерләнә. Спартакиаданы калдырмый, яшьләр ара­сында узган волейбол, ба­скетбол уеннарының, башка спорт ярышларының актив уенчысы ул.

Айгөлнең җитез, хәрәкәтчән булуы нәселдән килә. Әнисе Гөлфия апаның да Сабантуйда катнашмый калганы юк. Гөлфия апа йөгерү, көянтә белән су ташу буенча һәрвакыт беренче өчлеккә чыга.

– Без мәктәптә укыганда Хәмидә әбиемнең сабантуй­ларда чүлмәк вату, катык­тан акча эзләү кебек уеннар­да катнашканын хәтерлим. Ике ел элек кызым белән ки­явемне дә үзем белән ияр­теп йөри башладым. Киявем, Елгабаш Сабан туенда узган йөгерештә катнашып, затлы юрган белән бүләкләнде. “Бо­лай булгач, тагын катнашам әле, әби”, дип кайтты. Са­бантуйларда киләчәктә ди­настия белән катнашырбыз кебек, – ди Айгөл, көлеп.

Айгөл белән тормыш иптәше Луисның бер Сабан туенда бакча арбасы отула­ры хәтердә. Уенда башта ире – хатынын, аннары хатыны ирен арбага утыртып йөгерә. Йөгерүдә сынатмаган Айгөл бу уенда җиңмиме соң инде?!

– Шәхси йортта яшәгәч, хуҗалыкта бернәрсә дә артык түгел. Арбабыз юк иде. Бүләк арбаны биш ел кулланабыз инде, ныклы, чыдам бул­ды. Чын күңелдән бирелгән бүләк икәне күренеп тора. Сабантуйларның берсен дә калдырмаска иде. Айгөл белән график буенча авыл­дан авылга йөрибез, аннары район Сабан туена чыгабыз. Хатыным белән безнең ха­рактерлар да туры килгән: икебез дә тиктормас, энер­гияле, үҗәт. Массакүләм ча­раларда катнашу, кешеләр белән аралашу җанга үзгә бер рәхәтлек бирә бит ул! – ди Луис Бигимов.

Айгөл белән Луис өч кыз үстергәннәр. Онык сөя димәссең, әби статусын йөртүче Айгөл быел да са­бантуйларда сынатмас ке­бек. Куйган максатларына ирешә белә ул!

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев