Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез дә кулланып карагыз

Сортларны бутамаска... Бакчада һәрбер түтәлдә нәрсәләр утыртканны истә калдырып бетереп тә булмый, план-схема төзеп, анда язып барырга да вакыт калмый. Моның өчен кибеттән әзер табличкалар алырга мөмкин, билгеле.  Иң уңайлысы –  бер тапкыр гына кулланыла торган кашыклар. Аларны үсентеләр тәрәзә төбендә утырганда ук куллана башларга була. Бакчага да шулар чыга. Сортны кашык эченә маркер белән язарга. Кояш белән язуы да бетми, яңгыр да тими, материал да арзан. Сез дә кулланып карагыз.

Нәрсәне истә тотарга?
Орлык чәчәсе туфрак йомшак һәм һава үткәрүчән булырга тиеш. Моның өчен грунтка шуның кадәр үк күләмдә перлит кушыгыз. Әлеге ак төстәге гранулалар туфракны кислород белән баета, дымны тотарга булыша, артык дымны үзенә сеңдерә һәм акрынлап аны туфракка бирә.
Нинди культуралар “күрше” була алмый?
Помидор янында чәчәк кәбестә, кыяр, кинза булганда начар үсә. 
Брокколи белән чәчәк кәбестәне кыяр, борыч, җиләк, помидор һәм ташкабак белән янәшә утыртмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X