Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Мәчеләр көне

Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта хайваннарны яклау буенча Халыкара фонд инициативасы белән уздырыла.

 

Хайваннарны яклау фонды бу көнне сукбай мәчеләр һәм гомумән, мәчеләр проблемасына игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрә.

Планетада бу йомшак, хәрәкәтчән һәм бик акыллы хайваннарга битараф калган кешеләр аздыр. Хәтта мәчеләр турында фән дә бар -фелинология дип атала. Ул мәчеләрнең бик акыллы һәм файдалы булуын ассызыклый.

Сер түгел, мәчеләр борын-борыннан бөтен дөньяда иң киң таралган йорт хайваннары булган һәм шулай булып кала да: җирдә яшәүчеләрнең 80% ка якыны йорт хайваннары асрый, һәм аларның яртысыннан артыгы нәкъ менә мәчеләргә өстенлек бирә, икенче урында этләр тора.

Матурлыктан тыш, песиләр кеше өчен файдалы функцияләр дә башкара. Алар кимерүчеләрне юк итә, кайбер авыруларны дәвалый һәм хәтта  хуҗаларының гомерләрен озайта. Әйтик, Америка табиблары песи асраучыларның йөрәк авыруларыннан 40% ка сирәгрәк җәфа чигүен, шулай ук аларда инфаркт һәм инсультлар сирәгрәк булуын билгеләгән. Ә Инглиз табиблары «песи терапия»се эшләгәннәр. Аның ярдәмендә берничә авыруны, аерым алганда, буыннарның ялкынсынуы һәм гинекология авыруларын дәваларга тәкъдим итәләр.

Кайбер илләрдә әлеге хайваннарның аерым дәүләт исәбендә булуы гаҗәпләндерми. Әйтик, Австриядә азык-төлек складларын саклаган һәр мәчегә ит һәм сөт рәвешендә гомерлек пенсия түләнә, ә Кытайда мәчеләрне закон дәрәҗәсендә саклыйлар. Сүз уңаеннан, Япониядә хәтта 7 мәче хөрмәтенә төзелгән Мәчеләр храмы да бар,  ә Германиядә – Мәчеләр музее, анда мәчеләр белән бәйле булган һәм бөтен дөнья буенча сайлап алынган күп кенә экспонатлар җыелган. Россиядә   мәчеләр музейлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта  бар.

Әлбәттә, бу искиткеч һәм грациоз хайваннар, юлбарысларның һәм леопардларның якын туганнары турында озак сөйләргә  була. Шуңа күрә бәйрәмдә барлык песиләргә үз йортлары булуын, кайгыртучан хуҗалар һәм тәмле ризыклар телисе килә.

фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X