Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Файдалы киңәшләр

Дөньяның матурлыгын тоеп, ишетеп, күреп калырга ашыгыгыз.

Җәй көннәрендә иртә торыгыз, мөмкин булганда, таң атканда вә кояш чыккан вакытларда, өйләрнең тышында булыгыз, дөньяда яратылган гүзәл нәрсәләрдән, моңлы тавышлардан гыйбрәтләнегез, олуг вә бөек булган җаннар дөньясыннан бу тыгыз һәм дә бик тыгыз вә мәшәкатьле булган дөньяга бер-ике көнлек юлчы буларак килгәнегезне онытмагыз!

Ашау-эчүдә чикләнүчелек, кагыйдәсе белән булганда, фикерне уяндырыр, кан йөрешенә ярдәм бирер, ашказанын яхшыландырыр, сеңерләрне куәтләндерер, ашыйсы килүне вә тән эсселеген арттырыр, зиһенен ачар, укуга вә аңлауга теләк уятыр, шуның өчен авылларда булган вакытыгызда йорт вә кырларда булган хезмәтләрне башкарыгыз, атларга менеп йөрегез, суга төшеп йөзегез, кош тавышларын тыңлагыз, кул-аяк, сеңер вә башка тамырларыгызны хәрәкәтсез тотмагыз, шәһәрләрдә булган вакытыгызда, кайбер вакытларда булса – бакчаларга барыгыз, тау өсләренә чыгыгыз! Су буйларында, яшел үлән өсләрендә, урман вә әрәмә буйларында йөрегез, гүзәл һавалар иснәгез, күк йөзендә булган зәңгәр түбә вә болытлардан гыйбрәт алыгыз! ("Әхлак гыйлеме", Р.Фәхреддин)
Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев