Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чөгендерне ничек пешерергә?

Чөгендернең төсе саклансын өчен кабыгы белән кәстрүлдә яки мичтә пешерәләр.

Суга аш серкәсе яки лимон согы өстәргә мөмкин.

Чөгендер бик озак пешә. Бу процессны тизләтү өчен аны кайнап торган суга салып, 45-50 минут пешереп, агып торган салкын суга салып 10 минут тоталар. Чөгендерне кәстрүлнең капкачын ябып, кәстрүлдә һава аз гына калырлык итеп пешерәләр.

Яшелчәләрне пешкән суларында озак тотмыйлар. Чәчәкле кәбестәне аз гына вакыт суында тотарга ярый, ә калганнарын тизрәк дуршлагка салып саркыталар.

Пешкән чөгендерне салат, винегрет, борщ, салкын ашлар өчен кулланалар. Чи чөгендер салатлары бик файдалы. Аларны үсемлек мае белән башка яшелчәләрдән аерым гына тәмләтәләр.

Барлык яшелчәләрне дә пюре өчен кайнар килеш уалар.

Маринадланган чөгендерне салат, борщ, ит, балык һәм башка ашамлыклар янына гарнир буларак кулланалар.

Чөгендер пешкән суны ашлар, борщ, квас, серкә, керән, соусларның төсен матурлату өчен кулланалар. Аңа корица, төелгән имбир, лимон кислотасы кушып, тәмле су да ясап була.

Чөгендернең озынча формалы, караңгы төстәгесе тәмлерәк була.

Чөгендер сабагыннан аш, тәмле салатлар әзерләргә була. Моның өчен 30 минут дәвамында аны тозлы салкын суда тотып, вак итеп турыйлар. Шулай ук кишер сабагын да кулланырга була.

Әзер яшелчә ашларын плитәдә калдырмаска кирәк, аларның витаминнары югала. Яшелчә ашларын өстәлгә әзер булуга бирәләр, яңадан җылытканда аларның кыйммәтле туклыклы матдәләре юкка чыга.

Яшелчәләрне аз гына үсемлек мае кушып пешерәләр, кайбер яшелчәләрне (помидор, ташкабак, кабак) үз сокларында әзерлиләр.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев