Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Суд приставлары эшчәнлегендә яңалыклар бар

1 декабрьдән суд приставлары федераль хезмәте эшчәнлегенә берничә үзгәреш кертелде. Хәзер шәхси кабул итү өчен алдан язылырга кирәк.

– Ренат Шәүкәтович, районда бурычларын түләмәүчеләр күпме?

– Кызганыч, бурычлылар байтак. Район суд приставлары бу юнәлештә эш алып бара. Быел 50,4 млн сум бурыч түләтелде. – 1 декабрьдән республика суд пиставлары эшчәнлегендә яңалыклар бар, дип беләбез. Алар белән таныштырып үтсәгез иде... – Алиментлар түләтү буенча онлайн-консультацияләр саны артты. Әлеге мәсьәлә һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Быел балигъ булмаганнар файдасына алиментлар буенча 3,2 млн сум күләмендә бурычларны түләтә алдык. Бу – башкарма производстволарның аерым категориясе. Ике ел элек суд приставлары федераль хезмәтенең баш идарәсе һәр айның беренче җомгасында гражданнарны онлайн кабул итү практикасын кертте. Мондый кабул итүләрнең уңайлылыгы шунда: башкаладан читтә яшәүчеләрнең төп идарә җитәкчелегенә алимент түләү буенча соравы булса, ул үзе яшәгән җирлектәге суд приставлары бүлегенә килә һәм видеоэлемтә форматында сорауларын җиткерә ала. Ә декабрьдән башлап баш идарә әлеге төр кабул итүләрне җомга саен үткәрергә булды. Гражданнарны ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров шәхсән үзе кабул итәчәк. Гражданин кабул ителү өчен язылуга ук баш идарә мөрәҗәгать итүченең соравы буенча эшли башлый һәм мәсьәләне алдан ук хәл итәргә тырыша, шуңа мөрәҗәгать итүчеләрнең онлайн кабул итүдә катнашудан баш тартулары да гаҗәп түгел. 

Фәридә Гайнетдинова 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев