Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Юллар чистартыламы?

Михайловка авылында юллар чистартылмый, быел ике тапкыр гына эттерделәр. Автолавка яисә ашыгыч ярдәм машинасы да керә алмаска мөмкин. Авыл җирлеге ни карый?

Михайловка авылыннан кергән әлеге сорауга Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина җавап бирә:

– Кышкы чорда юлларны чистарту буенча Михайловкада яшәүче үзмәшгуль Фәрит Сәлимов белән килешү төзелгән. Буран һәм кар күп яуган чорда ул шәхси тракторы белән юлларны чистарта. Бу көннәрдә юллар көн саен чистартылып тора. Ф.Сәлимов нинди дә булса сәбәп белән эшкә чыга алмаса, тракторы булган башка авылдашыбыз юлларны чистартырга ярдәм итә. Авылга автолавка атна саен килә. Авылга керә алмыйча яисә чыга алмыйча калган машина юк. Башкарган хезмәтләре өчен әлегә түләнмәсә дә, авылдашларыбыз карышмый, карны эттерә. Авылдашларыбыз үзара салымны мөмкин кадәр тизрәк түләп бетерсен иде, чөнки юлларны чистарту өчен шушы акча тотыла. 

Фото - Михайловка авыл җирлеге архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев