Әтиләр дә рәсмиләштерә ала
Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала
Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала.
Татарстанда әтиләрнең 12,5 процентка якыны бала карау ялын рәсмиләштергән. Моның өчен эш бирүчегә отпуск бирү һәм түләү билгеләү турындагы гаризалар бирү дә җитә.
Эш бирүче өч эш көне эчендә белешмәләрне Социаль фондка тапшыра. Пособие 10 эш көне дәвамында билгеләнә һәм бала 1,5 яшькә җиткәнче түләнә. 2026 елда минималь сумма аена 10837 сум тәшкил итә, максималь сумма – 83021 сум.
2024 елдан әтиләр, бала карау ялыннан чыгып, шул ук вакытта айлык пособиегә хокукны саклап, тулы көн эшли ала. Ә 2026нчы елның 1 гыйнварыннан баланы 1,5 яшькә кадәр карау чоры иминият стажына исәпләнә.
Ялны әни яки әти генә түгел, әби, бабай, баланың башка туганнары яки опекуны да рәсмиләштерә ала. Гаиләдә игезәкләр туса, ялга ике ата-ана да китәргә мөмкин.
– Бүген әтиләр балалары турында кайгыртуны үз өстенә ешрак ала башлады. Бу – нормаль практика, дәүләт мондый гаиләләргә ярдәм итә. Татарстанда 1500 меңгә якын әти бала карау буенча отпуск рәсмиләштергән. Бу ата-аналарның мондый мөмкинлектән актив файдалануы турында сөйли. Без процессны мөмкин кадәр уңайлырак итәргә телибез, – ди Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Фото: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев