“Ана капиталы”ннан түләүләр бара
“Ана капиталы” программасы эшли башлаганнан бирле Татарстанда 43166 гаилә ай саен ана капиталы хисабыннан түләнүче акчаны рәсмиләштергән
Социаль фонд ана капиталыннан айлык түләүләргә 3,1 миллиард сумнан артык акча күчергән. Әлеге ярдәм 3 яшькә кадәрге һәр балага бирелә. Гаиләдә 3 яшьтән кечерәк берничә бала булган очракта, аерым гариза буенча, түләү аларның һәркайсына билгеләнергә мөмкин.
Айлык түләү күләме гариза биргән көнгә гаилә яшәүче төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә тигез. Россия территориясендә даими яшәүче гаиләләр әлеге түләүне алу хокукына ия. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүченең һәм баланың (бала уллыкка алынган очракта да) Россия гражданнары булуы, ә гаиләнең уртача кереме төбәктәге җан башына билгеләнгән яшәү минимумының икеләтә күләменнән артык булмавы шарт.
Түләү билгеләү өчен Россия Социаль фондына гариза бирергә кирәк. Гаризаны теләсә кайсы вакытта: бала туганнан соң һәм аңа 3 яшь тулганчы тапшырырга ярый. Гаризаны ана капиталына сертификат бирү турындагы гариза белән бергә бирергә дә мөмкин.
Түләү бала 3 яшькә җиткәннән соң 12 айга билгеләнә. Акча алуны озайтырга теләгән очракта, гаризаны алдан билгеләнгән чорның соңгы аенда бирергә мөмкин. Бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча пособие түләүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта, түләү бала туган айдан башлана. Гариза соңрак тапшырылса, түләү мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә.
– Гариза канәгатьләндерелгән очракта, акча Социаль фондның территориаль органнары тарафыннан гаризада күрсәтелгән кредит оешмасы аша күчерелә. Акча банк счетына, гариза буенча уңай карар кабул ителгән көннән соң, биш эш көне эчендә күчә. Аннан соңгы түләүләр ай саен пособие билгеләнгән айдан соң килүче айның бишенче числосында күчерелә, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Фото – «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев