Энергетиклар яшь организмга дошман
Сәламәтлек

Энергетиклар яшь организмга дошман

Район педиатры балаларны кофеиннан сакланырга чакыра

Яшьләр энергетик эчемлекләрне күп куллана. Үсеп килүче организм өчен энергетик эчемлекләр җитди куркыныч тудыра. Бу төр эчемлекне балалар һәм яшүсмерләр рационына кертергә ярамый! “Балалар организмы актив үсә, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы, матдәләр алмашы формалаша. Бу чорда зур йөкләнеш куркыныч. Кофеинның югары дозасыннан борчылу, ярсучанлык барлыкка килә, йокы начарлана. Вакыт узу белән бу нерв системасының таушалуына китерергә мөмкин”, – дип кисәтә район хастаханәсенең балалар бүлеге педиатры Гөлнар Хәлилова.

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев