Бүгенгәчә җирлектә грипп белән авыру очраклары теркәлмәде
Соңгы арада балаларда ютәл күзәтелә башлады.
Соңгы арада балаларда ютәл күзәтелә башлады. Озакка сузылган ютәлдән интегеп, балалар консультациясенә мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел. “Бала ютәлли башлау белән әти-әни аны үзлегеннән дәваларга тотына. Ләкин, табибка бармыйча, үз белдегең белән дәвалануның нәтиҗәләре куркыныч булырга мөмкин. Ютәл-йөткерүләргә бай чорга кердек. Ютәлне вируслы, бактериаль төрләргә аерып карарга була. Табиблар “кискен респиратор авыру” диагнозын куя. Бүгенгәчә җирлектә грипп белән авыру очраклары теркәлмәде. Моңа халыкның үз вакытында вакцинация үтүе дә сәбәптер. Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать керде. Шуларның 41е – йөрәк-кан тамырлары авырулары, җидесе – салкын тидереп, өчесе – көнкүрештәге тән җәрәхәтләре белән”, – дип хәбәр итә бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев