Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыручылар арта

Сак булыгыз - бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы арта.

Кыр эшләре сезоны башлану белән район үзәк хастаханәсенә ютәл, бизгәк, баш авырту, бил-арка авырту, югары тән температурасы белән мөрәҗәгать итүчеләр саны артуын хәбәр итә табиблар. “Болар барысы да – бөер синдромлы геморрагик бизгәк симптомнары. Тычкан бизгәге вирусы белән зарарланган тузан сулау, шулай ук кимерүчеләр бүлеп чыгарган су, пычранган азык-төлек продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш куллану кешене аяктан ега. Күпчелек очракта зарарлану авыл хуҗалыгы эшләре, урман эшкәртү, дача һәм бакча кишәрлекләрендә эшләү, җиләк-җимеш җыю, гөмбә җыю, табигатьтә ял итү вакытында килеп чыга. Авыру йоктырудан башлап авыру башланганчы вакыт аралыгы 7-25 көн тәшкил итә, уртача 17 көн, сирәк очракларда 40 көнгә кадәр булырга мөмкин. Дүрт райондашыбызга бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы диагнозы куелып, Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланып кайттылар”, – дип хәбәр итә табиб-инфекционист Рәшит Вагыйзов.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев