Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Аллергия нәселдән килә

Соңгы егерме елда аллергия белән авыручылар саны өч-дүрт тапкыр арткан!

Аллергия ул – организмның теге яки бу матдәгә карата табигый бул­маган сизгерлеге арту. Ул нәселдән килә. Бу авырудан калада яшәүчеләр күбрәк интегә, чөнки шәһәр һавасындагы авыр металл тозла­ры, азот оксиды, һаваны пычрату­чы башка матдәләр, үсемлекләрнең серкәләре белән кушылып, тагын да куркынычрак аллергеннар барлык­ка китерә.

– Яз килү белән аллергия белән җәфаланучылар саны арта. Гадәттә ан­дыйлар туктаусыз төчкерә, аларның күз кабаклары шешенебрәк тора, күзләреннән яшь ага, күзләре һәм бо­рыннары кычыта. Ләкин бөтен төр аллергияне дә агач бөреләренә һәм яшеллеккә сылтап калдырырга ярамый. Тирә-юнь мохитебез, экология, даими стресста яшәү, антибиотиклар кабул итү, дөрес тукланмау, даруларны контроль­сез эчү дә аллергиягә китерә, – ди уча­сток терапевты Илнар Шәмсетдинов.

Аллергияне табиблар “яшьләр авы­руы” дип атый. Ник дигәндә, олыгая төшкән саен аллергиядән интегүчеләр кими. Кечкенә балада аллергия күзәтелсә дә, ул үсә төшкәч, авыруның юкка чыгуы ихтимал. Ә балыкка һәм арахиска аллергия гомер буе сакла­нырга мөмкин, ди аллергологлар. Кагыйдә буларак, ашамлыкларга ал­лергия балачактан ук барлыкка килә.

– Ашамлыкларга аллергия бер генә төрле түгел һәм ул һәрвакытта да косу, эч авырту, эч кату яки диарея кебек сим­птомнар белән бармый. Еш кына кычыт­кан бизгәге яки Квинке шешенүе кебек классик аллергия реакцияләре күзәтелә. Ашкайнату тракты һәм бавыр авырула­ры булган кешеләрдә азык-төлеккә ал­лергия аеруча еш билгеләнә, – ди Илнар Шәмсетдинов.

Төчкерү, күзләр яшьләнеп тору, бо­рын кычыту бер хәл, артык куркыныч та түгел кебек. Аллергиянең телне шешен­дереп, бу реакциянең тора-бара биткә, муенга күчүе хәтәр, дип кисәтә таби­блар. Аллергиянең иң куркыныч катла­улануы – анафилактик шок, ул берничә минут эчендә йөрәк аритмиясе, сулыш алу авыраю, көзән җыеру белән башла­нып, кыска гына вакыт эчендә үлемгә китерергә мөмкин. Кер юу порошокла­ры, сабын-шампуньнар, косметика, парфюмериянең дә аллергия чыгана­гы булуы ихтимал.

– Соңгы арада дезинфекция чара­ларын да еш куллана башладык. Бу да аллергиягә бер сәбәп булып тора. Мон­дый төр аллергияләр кеше организмы­на аеруча зыянлы. Аллергия чыгана­гы төрле булырга мөмкин. Йорт хай­ваннары – мәче, эт йонына, аларның төкерегенә аллергия булуы ихтимал, – ди табиблар.

“Нәселендә аллергиядән интегүчеләр булган кешеләр риск төркеменә керә”, – ди Ил­нар Шәмсетдинов. Зыянлы предприятиеләрдә, химик матдәләр белән яки авыл хуҗалыгында мал- туар, кошлар белән эшләүчеләрдә, те­плицаларда күгәрек белән очрашучы­ларда, парникларда үсемлекләр белән эшләүчеләрдә дә аллергия күзәтелергә мөмкин.

– Аллергия турында “моңарчы бул­ганы юк иде, әллә каян килеп чык­ты” дип әйтүчеләр дә күп. Ак каен – аллергикларның иң яратмаган агачы. Зирек, чикләвек агачлары да апрель- май айларында көчле аллергия бирә. Июньдә кыяклы тәбәнәк үләннәр ал­лергия чыганагына әйләнә. Июль- сен­тябрь айларында әремнән көчле аллер­гия күзәтелә. Тик аллергияне дару эчеп кенә “басырга” ярамый, авыруның чы­ганагын проба-тестлар биреп ачыклар­га кирәк, – ди табиб.

Иң яхшы ысул – аллергияне кисәтү. Дөрес туклану һәм стресслардан качу, начар гадәтләрдән арыну, сәламәт яшәү рәвеше алып бару – иммунитетның ны­клыгын тәэмин итә.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Татар-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев